settings icon
share icon
Сорау

Христиан динен тотучы кем ул?

Җавап


Вебстер сүзлегендә христианга “Мәсих буларак Гайсәгә табынучы яки Гайсә турында өйрәтүгә нигезләнгән динне тотучы зат” дигән билгеләмә бирелә. Бу, башка дөньяви билгеләмәләр кебек үк, христианның кем икәнен төшендереп бирүдә яхшы башлангыч булса да, христиан кешесенең кем булуын Инҗилдәгечә аңлатып бирә алмый.

Христиан сүзе Яңа Заветта өч тапкыр кулланылган (Гамәлләр 11:26; Гамәлләр 26:28; 1нче Петрдан 4:16). Гайсә Мәсихнең тарафдарлары тәүге мәртәбә “христианнар” дип Антиохиядә кулланыла (Гамәлләр 11:26) чөнки аларның үз-үзләрен тотышлары, гамәлләре һәм сөйләшүләре Христосныкы кебек була. Әүвәл аны Антиохия кешеләре христианнардан көлү өчен мәсхәрәле кушамат буларак файдалана. Туры мәгънәсе “Христос фиркасенә карау” яки “Христосның тарафдары” дигәнне аңлата. Ә бу Вебстер сүзлеге биргән билгеләмәгә бик охшаш.

Кызганычка каршы, вакытлар узу белән, “христиан” сүзе үз мәгънәсенең зур өлешен югалткан һәм еш кына дин тоткан яки югары әхлак кыйммәтләренә ия булучы кешегә карата кулланыла. Ә чын дөресе Гайсә Мәсих тарафдарының яңадан тууын аңлата. Күпчелек кешеләр Гайсәгә табынмасалар һәм ышанмасалар да, чиркәүгә йөрүләре һәм христиан халкы вәкиле булганнары өчен генә үзләрен христианнар дип атый. Тик чиркәүгә йөрү, үзеңнән бәхетсезрәк кешеләргә ярдәм күрсәтү, яки яхшы кеше булу гына сезне христиан итми әле. Кайчандыр Инҗилне өйрәнүчеләрнең берсе әйткәнчә: “Гаражга бару кешене машинага әйләндермәгән кебек, чиркәүгә йөрү генә дә сездән христиан кешесе ясамый”. Чиркәү әгъзасы булу, йолаларны даими үтәү һәм чиркәүгә хезмәт итү сезне христианга әверелдерми. Инҗил без кылган яхшы гамәлләр генә безне Ходайга якынайтмый, дип өйрәтә. Титка 3:5тә әйтелгәнчә: “ул безнең гадел гамәлләр башкарганыбыз өчен түгел, ә бәлки үз рәхим-шәфкате белән коткарды. Ул безне Изге Рух ярдәмендә яңадан туу һәм терелү аша гөнаһларыбызны юдырып коткарды.” Шул рәвешчә христиан – Ходай ризалыгы белән кабат туган (Иоаннан 3:3; Иоаннан 3:7; 1нче Петрдан 1:23) һәм Гайсәгә Мәсихкә ышанган, табынган кеше. Ефеслырага 2:8дә: “...Ходай мәрхәмәте белән сез котылдыгыз, үзегез ышанмасагыз да, бу иман аша кылынды, ниндидер эшләрегез өчен дә бирелмәде, бу – фәкать Алланың бүләге”, диелә. Чын христиан үз гөнаһларына үкенгән һәм фәкать Гайсә Мәсихкә генә ышанган кеше. Аларның ышануы дин тоту яки әхлакый кыйммәтләргә, эшләргә яраган һәм ярамаган гамәлләр исемлегенә ия булуда түгел.

Чын христиан Гайсә Мәсихкә табынган, тәредә Аның безнең гөнаһлар өчен түләвенә, өч көннән соң Аның үлемнән өстенлеген исбатлау өчен кабат терелүенә һәм Үзенә ышанган һәммә кешегә мәңгелек дөнья вәгъдә итүенә ышанган кеше. Иоаннан 1:12дә болай диелә: “Аны кабул иткән, Аның исеменә ышанган һәр кешегә ул Ходайның балалары булу хокукын бирде”. Чын христиан – асылда Хак Тәгаләнең баласы, Ходай гаиләсенең бер өлеше, Гайсә аша яңа тормыш бирелгән кеше. Чын христиан башкаларга карата мәхәббәте һәм Ходай Сүзенә буйсынуы белән аерылып тора (1нче Иоаннан 2:4; 1 Иоаннан 2:10).

Сезнен Христос якынаюыгыз мондагы мәгълүмәтне укыганнансоң барлыкка килдеме? Шулай булса «Мин христианлыкны кабул итәм» дигән кнопкага басыгыз.

English



Төп биткә кире кайту

Христиан динен тотучы кем ул?
© Copyright Got Questions Ministries