settings icon
share icon
Сорау

Гайсә Мәсихне үз Коткаручың итү нәрсәне аңлата?

Җавап


Кайчан да булса Гайсәне шәхси Коткаручыгыз дип кабул иткәнегез булдымы? Сез җавап биргәнче, миңа сорауны аңлатып үтәргә рөхсәт итегез. Сорауны дөрес аңлар өчен сезгә “Гайсә Мәсих”, “шәхси” һәм “Коткаручы” төшенчәләрен ныклап аңлау зарур.

Гайсә Мәсих кем ул? Күпләр Гайсә Мәсихне яхшы кеше, бөек укытучы, яки Ходайның пәйгамбәре дип таныр. Гайсә хакында бу сүзләр дөрес, ләкин алар Аның кем булуын ачып бирми. Инҗил безгә Гайсәнең каны һәм тәне булган Хак Тәгалә, Ходайның кешегә әверелүен белдерә (Иоаннан 1:1,14не карагыз). Ходай җиргә безне өйрәтергә, дәваларга, ялгышлардан төзәтергә, кичерергә килде – һәм безнең өчен үлде! Гайсә Мәсих – Ходай, Бар кылучы, бөек Аллабыз. Сез шундый Гайсәне кабул итәсезме?

Коткаручы кем ул һәм без нигә Коткаручыга мохтаҗ? Инҗил безгә барчабызның да гөнаһлы булуын, начар гамәлләр кылуын бәян итә (Римлыларга 3:10-18). Гөнаһларның нәтиҗәсе буларак, без Ходайның ачуына һәм хөкеменә лаек. Мәңгелек Ходайга каршы кылынган гөнаһлар өчен бердәнбер җәза да мәңгелек (Римлыларга 6:23; Ачышлар 20:11-15). Менә шуңа күрә дә без Коткаручыга мохтаҗ!

Гайсә Мәсих җиргә килде һәм безнең өчен үлде. Каны һәм тәне булган Ходай буларак Гайсәнең үлеме безнең гөнаһлар өчен бетмәс-төкәнмәс түләү булды (2нче Коринфлыларга). Гайсә безне гөнаһларны йолу өчен җәзаны үз өстенә алды (Римлыларга 5:8). Гайсә безне моннан арындырып безнең өчен түләде. Гайсәнең үлгәннән соң терелүе Аның үлеменең безнең гөнаһлар өчен каралган җәзага җитәрлек корбан булуын раслады. Шуңа күрә Гайсә бер һәм бердәнбер Коткаручы (Иоаннан 14:6; Гамәлләр 4:12)! Гайсәгә үз Коткаручыгыз буларак табынасызмы?

Гайсә сезнең “шәхси” Коткаручыгызмы? Күпчелек кешеләр христианлыкны ниндидер бер чиркәүгә карау, йолалар үтәү, билгеле бер гөнаһларны кылмау, дип саный. Бу христиан булу дигән сүз түгел. Христианлык – Гайсә Мәсих белән шәхсән аралашу. Гайсәне үз Коткаручыгыз дип кабул итү аңа шәхсән табынуыгызны һәм ышануыгызны аңлата. Берәү дә башкаларның ышануы белән генә котылып кала алмый. Берәү дә аерым гамәлләр кылып кына кичерелә алмый. Котылуның бердәнбер юлы – Гайсә Мәсихне үз Коткаручыгыз буларак кабул итү, сезнең гөнаһларыгызны йолу өчен Аның үлүен, сезгә мәңгелек дөньяны вәгъдә итеп, Аның кабат терелүен тану (Иоаннан 3:16). Гайсә сезнең шәхси Коткаручыгызмы?

Әгәр сез Гайсә Мәсихне үз Коткаручыгыз буларак кабул итәргә телисез икән, Ходайга түбәндәге сүзләрне әйтегез. Тик шуны истән чыгармагыз: шушы яки башка доганы укып кына, сез котылып кала алмыйсыз. Бу Гайсәнең сезне гөнаһтан йолып кала алуына ышану. Әлеге дога – Ходайга Аңа табынуыгызны һәм кичерү вәгъдә иткәне өчен рәхмәтегезне белдерү юлы гына. “Йә Ходам, Мин Синең каршыңда гөнаһлы һәм җәзага лаек булуымны беләм. Әмма Гайсә Мәсих мин лаек булган җәзаны үз өстенә алды һәм Аңа ышанып мин дә кичерүгә өмет итә алам. Мин синең кичерү тәкъдимеңне кабул итәм һәм котылу хакына Сиңа ышанам. Гайсәне үз Коткаручым буларак кабул итәм! Синең рәхим-шәфкатең һәм кичерүең – мәңгелек хозурын вәгъдә иткән бүләгең өчен рәхмәт! Амин!”

Сезнен Христос якынаюыгыз мондагы мәгълүмәтне укыганнансоң барлыкка килдеме? Шулай булса «Мин христианлыкны кабул итәм» дигән кнопкага басыгыз.

English



Төп биткә кире кайту

Гайсә Мәсихне үз Коткаручың итү нәрсәне аңлата?
© Copyright Got Questions Ministries