settings icon
share icon
Сорау

Кичерү бармы? Мин Ходайның кичерүенә ничек ирешә алам?

Җавап


Гамәлләр 13:38дә әйтелгәнчә: “Кардәшләрем, Гайсә Мәсих аша гөнаһларыгызның кичерелүенә өмет итә аласыз”.

Нәрсә ул кичерү һәм нишләп мин аңа мохтаҗ?

“Кичерү” сүзе үз җилкәләреңнән элеккеге ялгышларның йөген алып ташлау, гафу итү, бурычны оныту дигәнне аңлата. Әгәр без кемне дә булса рәнҗетәбез икән, элеккеге мөнәсәбәтләрне торгызу өчен без аның кичерүен телибез. Кичерү бүләк итеп бирелми, чөнки адәм баласы аңа лаек. Берәү дә кичерүгә ирешмичә кала алмый. Кичерү – ул ярату, шәфкать һәм миһербан дигән сүз. Кичерү – башкалар сиңа карата нинди генә начарлык эшләсә дә, үпкә сакламаска дип карар кылу ул.

Инҗил безгә барчабызның да Ходайның кичерүенә мохтаҗ булуыбыз хакында сөйли. Без бөтенебез дә гөнаһлы. Екклесиаст 7:20дә әйтелгәнчә: “Җир йөзендә бары дөресен генә эшләп, гөнаһлар кылмаган турылыклы адәм баласы юк”. 1нче Иоанн 1:8дә: “Без үзебезне гөнаһсыз, дип раслыйбыз икән, димәк үз-үзебезне алдыйбыз һәм безнең күңелләрдә дөреслек юк”, - диелә. Барлык гөнаһлар да Аллага каршы килүне аңлата (Псалтирь 51:4). Нәтиҗәдә, без Ходайның кичерүенә үтә дә мохтаҗбыз. Әгәр безнең гөнаһлар кичерелмәсә, без мәңгелекне гөнаһларыбызның нәтиҗәләреннән җәфа чигеп үткәрәчәкбез. (Матфейдан 25:46; Иоаннан 3:36).

Мин ни рәвешле кичерүгә ирешә алам?

Ходай Тәгалә яратучы һәм рәхим-шәфкать иясе – Ул безнең гөнаһларны кичерергә омтыла! 2нче Петр 3:9да әйтелгәнчә: “...Ул сезгә карата сабыр, берәүне дә һәлак итәргә теләми, ләкин һәркем тәүбәгә килергә тиеш”. Ходай безне гафу итәргә тели, шуңа күрә Ул безгә үз кичерүен бирә.

Безнең гөнаһларыбыз өчен бердәнбер гадел җәза – ул үлем. Католикларда 6:23 бүлегенең беренче яртысында әйтелгәнчә: “Гөнаһның нәтиҗәсе – үлем...” Без үз гөнаһларыбыз өчен мәңгелек үлемгә лаекбыз. Ходай үзенең иң камил нияте буенча адәм заты – Гайсә Мәсих булды (Иоаннан 1:1, 14). Гайсә без лаек булган җәза – үлемне үз өстенә алып тәредә җан куйды. 2 Коринфлыларга 5:21дә өйрәткәнчә: “Безнең Аның аша гаделлеккә ирешә алуыбыз өчен, Ходай Аны бер гөнаһсыз итеп, безгә гөнаһ булсын дип тудырды”. Гайсә без лаек булган җәзаны үз өстенә алып тәредә үлде! Шул рәвешчә, Ходай Гайсәнең үлеме аша бөтен кешелек гөнаһларын кичерде. 1 Иоанн 2:2дә әйтелә: “Ул – безнең генә түгел, бөтен кешелек гөнаһларын йолучы корбан”. Гайсә үлгәннән соң терелеп, гөнаһ һәм әҗәлне җиңүен игълан итте (Коринфлыларга 15:1–28). Ходайга шөкер, Гайсәнең үлеме һәм яңадан терелүе ягъни “...Ходабыз Гайсә Мәсих аша мәңгелек дөнья – Ходай Тәгалә бүләге” (Католикларда 6:23нең икенче яртысы).

Гөнаһларыгызның кичерелүен телисезме? Сезне китәргә мәҗбүр итә алмаган кебек гаеп хисе борчыймы? Коткаручы буларак Гайсә Мәсихкә ышанасыз икән, сезнең гөнаһларыгыз кичерелә ала. Ефеслыларга 1:7 әйткәнчә: “Ходайның рәхим-шәфкате белән Аның каны аша без котылуга, гөнаһларыбызны кичерелүенә ирештек”. Гайсә без кичерүгә ирешә алырлык итеп, безнең өчен бурычыбызны түләде. Сезгә фәкать Алладан Гайсә аша гафу сорарга, Гайсәнең безнең хакка үлгәненә ышанырга гына кирәк – шул чагында Ул сезне дә кичерәчәк! Иоаннан 3:16-7дә түбәндәге күркәм тәгъбир бар: “Ходай дөньяны шултиклем яратты ки, Ул үзенең бердәнбер Улын бирде, кем дә булса Аңа ышана икән, һәлак китмичә, мәңгелеккә ирешәчәк. Ходай Үзенең Улын дөньяны хөкем итәргә түгел, ә бәлки Аның аша дөньяны коткарырга дип җибәрде”.

Кичерүгә ирешү җиңелме?

Әйе бу бик җиңел! Сез Ходайның кичерүе өчен түли алмыйсыз. Сез аңа ышану, Ходайның рәхим-шәфкате аша ирешә генә аласыз. Әгәр сез Гайсә Мәсихне Коткаручыгыз дип кабул итәргә һәм Ходайның кичерүенә ирешергә телисез икән, түбәндә дога тәкъдим ителә. Шушы яки башка доганы укып кына, сез котылып кала алмыйсыз. Бу дога – Ходайга Аңа табынуыгызны һәм кичерү вәгъдә иткәне өчен рәхмәтегезне белдерү юлы гына. “Йә Ходам, Мин Синең каршыңда гөнаһлы һәм җәзага лаек булуымны беләм. Әмма Гайсә Мәсих мин лаек булган җәзаны үз өстенә алды һәм Аңа ышанып мин дә кичерүгә өмет итә алам. Котылу хакына Сиңа ышанам. Синең рәхим-шәфкатең һәм кичерүең өчен рәхмәт! Амин!”

Сезнен Христос якынаюыгыз мондагы мәгълүмәтне укыганнансоң барлыкка килдеме? Шулай булса «Мин христианлыкны кабул итәм» дигән кнопкага басыгыз.

English



Төп биткә кире кайту

Кичерү бармы? Мин Ходайның кичерүенә ничек ирешә алам?
© Copyright Got Questions Ministries