settings icon
share icon
Сорау

Котылу юлы нидән гыйбарәт?

Җавап


Сез ачмы? Сүз тамак кайгысы турында бармый, бәлки тормышыгызда нәрсәдер җитмәгәндәй ачлык хисе тоясыздыр? Күңел түрегездә беркайчан да канәгатьләндереп булмас шикелле тоелган ниндидер хис бармы? Әгәр шулай икән, Гайсә Мәсих - котылу юлы! Гайсә әйтте: “Мин тормышның икмәге. Миңа килгән кеше беркайчан да ач булмаячак, һәм миңа ышанган кеше беркайчан да сусамаячак” (Иоаннан 6:35).

Сезне нәрсә дә булса борчыймы? Тормышыгызда дөрес юлны яки максатыгызны таба алмаган кебек хис итәсезме? Кемдер утны сүндереп, үзегезне кабызгычны таба алмагандай тоясызмы? Әгәр шулай икән, Гайсә Мәсих - котылу юлы! Гайсә белдерде: “Мин дөньяның уты. Миңа ияргән кеше беркайчан да караңгыда калмаячак, тормышның утына ия булачак” (Иоаннан 8:12).

Кайчан да булса үзегезне тормыштан читтә калган кебек тоясызмы? Артларында бушлык һәм мәгънәсезлек булуын күрү өчен генә бик күп ишекләрне ачытыгызмы? Тулы канлы тормышка керү өчен капка эзлисезме? Әгәр шулай икән, Гайсә Мәсих - котылу юлы! Гайсә әйтте: “Мин – капка; минем аша кергәннәр котылуга ирешәчәк. Ул капка аша кереп һәм чыгып, үзенә көтүлек табачак”. (Иоаннан 10:9).

Башка кешеләр сезне һәрчак кыен хәлдә калдырамы? Кешеләр белән мөнәсәбәтләрегез өстән-өстән генә һәм бушмы? Һәркем сездән өстен булырга омтылган кебекме? Әгәр шулай икән, Гайсә Мәсих - котылу юлы! Гайсә әйтте: “Мин – яхшы көтүче; Мин үз сарыкларымны һәм сарыкларым мине белә” (Иоаннан 10:11, 14).

Фани дөньядан соң нәрсә буласын белергә телисезме? Юк-бар нәрсәләр өчен генә яшәүдән гарык булдыгызмы? Кайчак тормышның мәгънәсе бармы икән дип шикләнәсезме? Үлгәч тә яшәргә телисезме? Әгәр шулай икән, Гайсә Мәсих - котылу юлы! Гайсә әйтте: “Мин яңадан туу һәм тормыш. Миңа ышанган кеше, үлсә дә, яшәячәк; кем дә булса яши һәм миңа табына икән, ул беркайчан үлмәячәк” (Иоаннан 11:25-26).

Юл нәрсә ул? Гаделлек нәрсә ул? Яшәү нәрсә ул? Гайсә җавап бирде: “Мин – Юл, Гаделлек һәм Яшәү. Миннән башка берәү дә Атабызга килә алмый” (Иоаннан 14:6).

Сез тойган ачлык хисе – ул рухи ачлык, аны Гайсә Мәсих ярдәмендә генә бастырып була. Гайсә – караңгылыкны юк итә алучы бердәнбер зат. Гайсә – канәгать тормышка кертүче капка. Гайсә – сез эзләгән дус һәм көтүче. Гайсә – ул фани һәм бакый дөньядагы яшәү. Гайсә – ул котылу юлы!

Сезнең ачлыкның, караңгылыкта югалган кебек хис итүегезнең һәм тормыш мәгънәсен таба аламавыгызның сәбәбе – Ходайдан аерылган булуда. Инҗил безгә барчабызның да гөнаһлы булуыбыз һәм шуңа күрә Ходайдан аерылуыбызны бәян итә (Екклесиаст 7:20; Римлыларга 2:23). Күңелегездәге бушлык сезнең тормышта Ходайның булмавын аңлата. Без Ходай белән аралашу өчен бар ителгән затлар. Гөнаһларыбыз аркасында без бу арлашудан мәхрүм. Безнең гөнаһларыбызның Ходайдан мәңгелеккә, фани һәм бакый дөньяда аерылуыбызга китерүе тагын да начаррак (Римлыларга 6:23; Иоаннан 3:36). Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә соң? Гайсә Мәсих - котылу юлы! Гайсә безнең гөнаһларны үз өстенә алды (2нче Коринфлыларга 5:21). Гайсә безнең өчен үлде (Римлыларга 5:8), без лаек булган җәзаны үзенә алды. Өч көн узгач, Гайсә үлгәннән соң терелеп, гөнаһ һәм үлемнән Үз өстенлеген раслады (Римлыларга 6:4–5). Ул моны ни өчен эшләде соң? Гайсә бу сорауга Үзе җавап бирде: “Бар кылучының мәхәббәтенә үз тормышын дуслары өчен багышлаганнар гына лаек” (Иоаннан 15:13). Гайсә без яшәсен өчен үлде. Әгәр без Гайсәгә табынабыз, Аның үлеменең безнең гөнаһлар өчен түләү булуына ышанабыз икән – безнең барлык гөнаһларыбыз кичереләчәк һәм юылачак. Безнең рухи ачлык та канәгатьләндереләчәк. Тирә-юнь яктылыкка күмеләчәк. Без тулы канлы тормышка ирешәчәкбез. Без үзебезнең иң яхшы чын дустыбызны һәм көтүчебезне беләчәкбез. Без үзебезнең үлгәннән соң да, Гайсә Мәсих хозурында күкләрдә мәңге яшәячәгебезне беләчәкбез.

“Ходай Тәгалә дөньяны шултиклем яратты ки, Ул үзенең бердәнбер Улын бирде, аңа ышанган һәркем үлемгә түгел, ә бәлки мәңгелеккә ирешәчәк” (Иоаннан 3:16).

Сезнен Христос якынаюыгыз мондагы мәгълүмәтне укыганнансоң барлыкка килдеме? Шулай булса «Мин христианлыкны кабул итәм» дигән кнопкага басыгыз.

English



Төп биткә кире кайту

Котылу юлы нидән гыйбарәт?
© Copyright Got Questions Ministries